16 апрель көнне Казанда Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен махсус семинар-практикум ачылды. Тантаналы ачыш Губдулла Тукай Әдәби музеенда узды. Семинарны Бөтендөнья татар конгресы белән берлектә «Татарстанның мәдәни ресурс үзәге» оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабантуй бәйрәмен оештыру буенча махсус семинар ел саен уза. Быел анда катнашучыларның географиясе тагын да киңрәк. Курсларга Россиянең 23 төбәгеннән һәм 2 чит илдән 40 милләттәшебез килде.