Бүген социаль челтәрләрдә «Казан» аэропортының пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы аркасында рейсларны кабул итмәве һәм җибәрмәве хакында мәгълүмат чыкты.
Росавиациядә хәбәр итүләренчә, һава суднолары очышларының иминлеген тәэмин итү өчен 17 апрельдә иртән Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсендәге өч аэропортның эшенә вакытлыча чикләү кертелгән.
Казан һәм Түбән Кама аэропортлары – Мәскәү вакыты белән 07.15 сәгатьтән, Түбән Новгород аэропорты Мәскәү вакыты белән...