БДИны бетерү-бетермәү турында сүз бара, ә кайда заман таләпләренә туры килә торган заманча платформа? Ул бит булырга тиеш. Аны булдырып, шунда ук кертеп җибәреп тә булмый. Аны аңларга, аңлатырга, үткәреп карарга кирәк.
Мөгаен, БДИ – хәзерге заманда мөмкинлеге зур булган имтиханнарның берседер. 2 ел элек 11 сыйныф укучыларын чыгардым. Бер укучым бик каты тарих белән шөгыльләнде. Тарихны 90 баллдан югарырак, җәмгыять белемен 80 баллга якын язды һәм КФУның тарих факультетына керде. Берничә айдан ташлаганын белдем.