Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасында. Биредә ул Кырым-татар активистлары белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда шулай ук Кырым Республикасы мөфти урынбасарлары Асадулла Баиров, Эмир-Асан Умеров, Кырым Республикасының спорт министры урынбасары Шериф Османов, Симферополь шәһәре Советы депутаты Длявер Кайданов, җәмәгать эшлеклесе Тимур Шабутов...