«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форум 15 ел эчендә үзен Ислам илләре белән хезмәттәшлекнең ышанычлы мәйданчыгы буларак күрсәтте. Быел 6,3 меңнән артык чакыру җибәрелгән, 16 меңнән артык кеше катнашуы планлаштырыла. Бу хакта Мәскәүдә оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Бүгенге көнгә 54 ил катнашуын раслады. Барлыгы 16 меңнән артык кунак көтәбез. Минем халыкара визитлар вакытында без «Россия - Ислам дөньясы» стратегик эш төркеме...