5 апрельдә Екатеринбургның «Дом Кино» кинотеатры Зур залында Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәренең тантаналы ачылышы була. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара кысаларында язучы Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» әсәрләре буенча төшерелгән «823нче километр» фильмы күрсәтелә, шулай ук фильмда бер рольне башкарган Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова һәм Татарстанның «Татаркино»...