28 мартта «ТИСБИ» институтында «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә белем бирү мохитеннән мәгариф экосистемасына күчү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Ул СССРның (Россия) ЮНЕСКОга керүенең 70 еллыгына багышланган.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу конференциянең пленар утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Татьяна Довгаленко, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова һәм Олег Смолин...