Теләче авылының «Ихлас» мәчетендә шәхси эшмәкәр Расих Габдрахманов иганәсенә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Фәнил Гаязов хәбәр итә.
Чарага килүчеләр иң элек Теләче районы имам-мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның үтемле вәгазен тыңлады, бергәләп намаз укыды.