Казанның ике коллективы, «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» студиясе һәм «Э-моция» өлкәннәр өчен иҗат инклюзив студиясе «Театраль Идел буе» округ фестивале финалында катнашты. Ул Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында телекүпер форматында узды. Татарстаннан килгән номинантлар Татарстан Милли китапханәсе күргәзмәләр залында күрше төбәкләрнең иң яхшы спектакль өчен тавыш бирүен күзәтте.
Быел «Театраль Идел буе» инде бишенче тапкыр уздырыла. Фестиваль 2019 елда Россия Президентының Идел...