Курчак театрының иң яхшы актеры дип Дилүс Хуҗәхмәтов танылды. «Тантана» премиясенең бу номинациясе аңа «Авиатор» спектаклендә Иннокентий Платонов роле өчен тапшырылды.
Лауреатны Буа якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров игълан итте. Ирек Закиров лауреатны котлар алдыннан Раил һәм Фәрит Садриевларга алтын белән чигелгән чапан бүләк итте. Котлаучылар арасында Тәуфикъ Сәгыйтов һәм Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та бар иде.
Дилүс Хуҗахмәтов спектакльдә боз курчак белән уйный.