КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Галимә язучы мирасын пропагандалау турындагы бурычлар белән таныштырды.
«Бүгенге көндә язучының нәсел китабын һәм сайтын эшлибез. «Соңгы китап»ка килгәндә, Әмирхан Еникинең әтисе нәсел шәҗәрәсен язып калдыра...