Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор), чыгарылыш сыйныф укучылары бер предметны яңадан тапшыра алсын өчен, төп этаптагы БДИ расписаниесенә үзгәреш кертәчәк. ТР Төбәк белән идарә итү үзәге тарафыннан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән оештырылган туры эфир вакытында шул хакта билгеле булды.
«Әлегә тиешле документ килмәде. Әмма бу Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән бик җитди карар дип саныйм. Чыгарылыш сыйныф укучыларының тагын бер тапкыр үздиагностика үтү...