Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла язучы Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Ул Әмирхан Еникине татар әдәбиятының камил һәм мөкәммәл икәнлеген күрсәтүен әйтте.
«Әмирхан Еники сугыш вакытыннан соң яңадан яза башлый. Менә шунда ул чын әдәбиятның камил һәм мөкәммәл икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә ул безгә якын.