5 апрельдә, Изге Рамазанның соңгы җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты оештырыла. Беренче тапкыр ул рейска Рамазан ае хөрмәтенә мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды башлангычы белән узган ел чыкты һәм казанлылар аны хуплап каршы алды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Быел да бу күркәм башлангыч дәвам итәчәк – 30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан бер көн дәвамында бушлай алып йөриячәк. Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түләячәк.