Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсенә килде. Термез шәһәренең халыкара аэропортында аны өлкә хокиме Улугбек Косимов каршы алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Сурхандәрья өлкәсе – Үзбәкстанның иң көньяк өлкәсе, ул Әфганстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан белән чиктәш. Төбәк икътисадының нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә.
Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасына җитештерү объектларында булу...