Бүген «Казан-1» тимер юл вокзалы территориясендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Сайлап алу пункты белгечләре теләге булган һәркемгә контракт төзү шартлары турында сөйләде. Шулай ук вазифалар, булачак хезмәт урыннары, яшь чикләүләре, ташламалар, гарантияләр һәм акчалата түләүләр турында консультацияләр үткәрделәр.
Татарстанда Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр 400 мең сум түләү бирүне 1 апрельгә кадәр озайттылар.