«Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруының элекке алып баручысы, журналист Әнзия Ханнанова «Татар журналисты» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә журналист һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Гадел җитәкче журналисттан курыкмый. Проблемалар күп, аларны хәл итәргә кирәк. Журналист проблеманы хәл итәргә булыша. Акыллы җитәкче моны таный. Үпкәләми, үч алмый. Тәнкыйтьтән курыксаң, җитәкчелеккә алынмаска кирәк. Чөнки эшләргә дә, яшәргә дә авыр булачак. Түрәләр дә әллә каян килми, халыктан үсеп чыга.