Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә татар теле дәресен укытучы Альбина Вәлиева «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» исеменә лаек булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
19-22 мартта Казанда Бөтенроссия конкурсында Россиянең төрле төбәкләреннән 152 укытучы катнашты. Педагоглар ачык дәрес һәм сыйныфтан тыш дәрес үткәрү осталыгын күрсәтте, финалда Татарстан мәгариф һәм фән министры, укучылар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде.