Чаллыга быел күп кеше сыйдырышлы 20ләп яңа автобус алырга ниятлиләр. Бу хакта бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Челнинские известия» газетасы укучылары белән оештырылган туры эфир вакытында хәбәр итте.
Яңа транспорт чараларын алуга шәһәр бюджетына кергән өстәмә керемнәрдән акча бүлеп бирергә җыеналар. Аларның кайсы маршрутлар буенча йөриячәге әлегә билгесез. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Шәһәрдә яшәүчеләр мэрга Чулман проспекты буенча автобусларның сирәк йөрүенә зарланды. «42нче...