Свердловск өлкәсеннән Дәүләт Думасында депутат Максим Иванов фикеренчә, мобилизация вакытында «кирәкле белгечләр, инженерлар, югары квалификацияле эшчеләр» урынына, беренче чиратта, эшсез кешеләрне чакырырга кирәк.
Ул предприятиеләрдән төп хезмәткәрләрне махсус хәрби операция зонасыннан кайтару үтенече белән мөрәҗәгатьләр килүен, алардан башка «производство эшләүдән тукталуын» искәртә. Максим Иванов шул хакта социаль челтәрдә язган.
Мондый проблема чыннан да бар, аны «рациональ» хәл итү ысулы да бар, дип белдерә депутат.