Профессор, әдәбият галиме Фоат Галимуллин бүгенге көндә эзтабар язучылар булмауга борчыла. Ул бу өлкәдә кызыксыну уяту өчен Шаһинур Мостафин исемендәге бүләкне булдырырга тәкъдим итте.
«Бөек Ватан сугышы вакытында җиңүгә өлеш керткән кешеләрне әле дә өйрәнәбез. Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов, Рафаэль Мостафиннардан соң бу эшне Шаһинур Мостафин дәвам итте. Кызганыч, бүген эзтабар язучы юк. Шаһинур Мостафинның бу өлкәдәге эшчәнлеге Язучылар берлеге тарафыннан да искә алынырга тиеш. Шушы тармакны...