Питрәчнең Яшь өйләнешүчеләр паркы яңа төсмер алачак. Яңа өйләнешүчеләр паркы һәм район үзәгенең төп мәйданы районда зур чаралар үткәрүнең төп урыны булачак.
2015 елда ЗАГС бүлеге янында ачылган яңа өйләнешүчеләр паркы беренче көннән үк район халкының һәм кунакларның яраткан ял итү урынына әверелде. Аның матурлыгын һәм гадәти булмаган бизәлешен һәркем күрергә өлгерде инде.Гашыйкларга биредә Мәхәббәт агачына йозаклар элеп куярга, дуслашу эскәмиясенә утырырга яки саф һавада йөрергә һәм истәлеккә фотога төшәргә була.