Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 240ка җитте (Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Республикада коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 240 ка җитте. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1939, 1950 һәм 1972 елларда туган ир-атлар корбан була.. «Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үтелә республика ведомствосы хәбәрендә. Читать полностью...