Республика балалар клиник хастаханәсендә 3D-технология ярдәмендә операция ясаганнар (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары 3D-лапароскоп файдаланып, варикоцеле авыруын дәвалаган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге технология операция ясала торган урынны зурайтып карарга, эшне төгәл һәм тизрәк башкарырга мөмкинлек бирә. Лапароскопия системасы 3D-мониторга ачык сурәт чыгара. «3D-камера 2D-камерадан шул ягы белән аерыла: бер объекттан икенчесенә кадәр дистанция өчяклы киңлектә күренә. Сурәт тагы да ачыграк күренә. Читать полностью...