(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры август аенда премьера чыгарырга әзер. Бу хакта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бүген труппаның сезон ябылыр алдыннан уздырылган виртуаль җыелышында әйтте. Камал театры март аенда репетицияләре өзелеп калган спектакльне август аенда әзерләп бетерергә җыена. Сүз Илгиз Зәйниевның үз пьесасы буенча куя торган Өйләнәм.tat спектакле турында бара. Камал театры труппасы июль аенда җәйге яллардан соң эшкә чыгарга планлаштыра. “Бөтенесе әйбәт кенә барса...