Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт медицина ветеринариясе академиясенең Бөтенроссия коткаручы студентлар корпусы бүлеге вәкилләре Бөек Җиңү көне уңаеннан Казанның Меңьеллык мәйданында үткәрелгән кичке концерт барышында тәртипне саклауга үз өлешләрен кертә.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Мин дус кызым Наталья Добрычева белән биредә корпус тарафыннан дежур торабыз, тәртип һәм хокук бозуларны кисәтәбез. Минем өчен бу зур бәйрәм — хәтер көне, тарихыбызны барлау. Концерт программасы бик бай»...