Бүген 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Минһаҗетдинов Уфа шәһәрендә Җиңү көнен билгеләп үтә. Ул Җиңү парадында катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Әсхәт Минһаҗетдинов Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туып үсә. Мәскәүдә 17 нче укчылар дивизиясе 980 нче артполкта разведчик була. Брянск, 2 нче Белоруссия фронтында Курск шәһәре өчен сугышта катнаша. Бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «Батырлык өчен», «Белоруссияне азат иткән өчен» медальләре...