16 майда 14.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, КФУның татар әдәбияты кафедрасы галиме Хатыйп Миңнегуловның 85 яшьлек юбилей кичәсе була.
«Әдәби-музыкаль кичәдә галим, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, җәмәгатьчелек, юбилярның хезмәттәшләре, шәкертләре, министрлык вәкилләре, югары уку йорты җитәкчеләре һ.б. катнашуы, чыгыш ясавы көтелә.