Ижевскида 11 нче тапкыр «Татар Кызы» бәйгесе узды. Тамашачыны Дәүләт филармониясенең зур залында Удмуртия мәдәният министры Владимир Соловьев сәламләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
«Конкурс ун елдан артык үткәрелә, бу күп нәрсәне күрсәтә. Димәк, проект татар яшьләре һәм өлкәннәр арасында кирәкле. Димәк, оештыручылар үз эшләрен сыйфатлы башкаралар һәм үзләре артыннан алып бара беләләр. «Татар Кызы» — инде булган, сыналган сыйфат билгесе һәм аны саклап калырга...