Денис Мантуров Россия сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасыннан китәчәк. Бу хакта РБК өч чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
Аларның мәгълүматлары буенча, Мантуров элеккечә вице-премьер булып кала. Министрлыкта аның вазифасына Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тышкы сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу департаментының элеккеге башлыгы – Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов билгеләнергә мөмкин.
Басма чыганагы хәбәр иткәнчә, бу кадрлар үзгәреше көтелә иде. Шул ук...