Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Россия һәм халыкара дәрәҗәдә ярышу мөмкинлеге булган видеоконтент җитештерү булдыру кирәклеген әйтте. Бу хакта ул Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында сөйләде.
«Видеоконтентта татар, рус һәм инглиз телләрендә тапшырулар алып барылырга тиеш. Мәгълүмат киңлегендә глобаль дәрәҗәдә көндәшлек арта. Яңа тенденцияләр журналисттан төрле һөнәрләрне үзләштерүне таләп итә.