ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов хәзерге тормышның журналистлар кулында булуын әйтте. «Вакыйга без язгач, сөйләгәч кенә булган дип исәпләнә», – диде ул журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика конкурсына йомгак ясау бәйрәмендә.
Илшат Әминов хезмәттәшләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм иҗади кешеләр өчен аларның талантларын тану бик мөһим булуын әйтте.