Вакыт җитмәсә дә, төннәрен йокламаска туры килсә дә, куйган максатыма таба бардым. 2020 елда гран-при дәрәҗәсенә ирешүне үземә максат итеп куйган идем һәм 4 ел дәвамында максатыма таба әкрен, әмма ышанычлы адымнар белән атлап килдем. Вакытны дөрес итеп бүләргә тырышам: имтиханнарга 1 сәгать, ял итәргә ярты сәгать һ.б.
Күңелемә мәңгегә уелып калган 4 көн булды бу! Янымда искиткеч кешеләр иде. Театрга да бардык, җырладык та, биедек тә, еладык та, көлдек тә. Үз-үземә ышанмаганда да, дусларым терәк булып, канатландырып килделәр.