Дүшәмбе иртәсендә, 6 майда, Казанда 264 социаль өлкә учреждениесенә җылылык бирелде, алардан җылылык җибәрүгә гаризалар алынды. Алар арасында 185 балалар бакчасы, 39 мәктәп, 35 сәламәтлек саклау объекты, 5 физик культура һәм спорт объекты бар, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
«Синоптиклар бу атна ахырына кадәр салкын һава торышы вәгъдә итә. Социаль өлкә идарәсе җитәкчеләреннән, социаль объектларны карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты...