Казанның Пушкин урамындагы банкет залында Татарстан Журналистлар берлегенең 105 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булды. Бирегә берлек әгъзалары, журналист-ветераннар килгән иде. Аларны Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов тәбрикләде.
«Безгә берлекне сакларга, үстерергә кирәк. Татарстанда рус, татар һәм республика территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре бар. Һәркем журналист үзенең туган телендә журналистика өлкәсендә хезмәт куя.