Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ТР Минзәлә районы халкы ни дәрәҗәдә ярдәмчел була алуын исбатлады.
Шәхси эшләре һәм мәшәкатьләрен читкә куеп көн саен махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүче волонтерларны кичә «Ялкын» яшьләр үзәге базасында бүләкләделәр.
Минзәлә волонтеры Эдуард Ягафаров үз машинасында хәрбиләр өчен алгы сызыкка гуманитар ярдәм илтә, ул анда инде 32 тапкыр булган. Бүләкләү чарасы да аның инициативасы белән уздырылган.