Апас районы Югары Ындырчы җирлеге территориясендә кошчылык фабрикасы төзеләчәк. Җитәкчеләр белдергәнчә, әлеге фабрикада елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла. Шулай ук 325 кешене эшле итәчәк. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Шушы уңайдан районга «Ак Барс» холдингының генераль директоры Иван Егоров килде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчеләрне каршы алды һәм районга инвестиция алып килүләре өчен рәхмәтен белдерде.
«Район үсеше өчен бик зур төзелешкә старт бирелде.