Кайбыч районы Кече Мәме авылы клубында һәр көнне эш кайный – шушы җирлектә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировкалау челтәрләре үрә. Өйдәге эшләрен арткы планга куеп, күңел кушуы буенча әнә шундый игелекле эшкә алынганнар. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Ләйсән Саттарова яза.
«Маскировка челтәрләрен узган елның җәендә үк үрә башладык. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Нина Дунаева белән актив волонтерыбыз Юлия Токсарова, июль башында «Салават күпере» спорт комплексында үткәрелгән мастер-класска барып...