24 майда Баулы районы Салих авылында «Нәҗметдин» исемле яңа мәчет ачылу тантанасы булып узды. Әлеге күркәм чараны хөрмәтләп, күпләгән кунаклар кайтты, тантанага районның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, авыл халкы җыелды. Гыйбадәт йорты мөхтәсибәттә 16нчы булып үз ишекләрен ачты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
40 хуҗалыклы авылда яшәүчеләрнең яңа мәчет ачылу уңаеннан сөенечен Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Баулы районы башлыгы...