Татарстанда «Яшь дипломатлар / Youth Ambassadors 7.0» конкурсы тәмам. Бәйге җәмәгать дипломатиясе өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау, өйрәтү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел конкурска 100гә якын гариза килгән. Шулар арасыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 80 кеше бәйгедә катнаша алган.
«Яшь буын сыгылмалырак рәвештә фикерләргә, дөнья көн тәртибендәге үзгәрешләргә җавап бирергә сәләтле, һәм безнең өчен аларның фикерен ишетү мөһим.