Мөслимдә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәһимә Сөләймановага 100 яшь тулды. Район җитәкчелеге юбилярны котлап РФ Президентының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Лилия Шәймиева яза.
«Туган көнемне ел саен юбилей итеп үткәрәм. Аллаһка шөкер, туганнарым бик күп, кайвакыт өй эченә сыеп булмый. Туган көнне зурлап, күп итеп кунаклар чакырып, якыннарымны җыеп, табын артында уздырырга яратам. 90 яшьтән соң һәр ел юбилей инде ул. Озак яшәү сере – күңел киңлегендә һәм хәрәкәттә...