KazanForum-2024 форумында RUPTLY видеоагентлыгы тәкъдим ителде. Россиядә һәм Бәйсез дәүләтләр берлегендә компания җитәкчесе Индира Жарова платформада иң популяр видео, беренче затларны төшерү үзенчәлекләре, эш принциплары һәм Татарстан белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
«Без кешеләр безнең видеоагентлык турында күбрәк белсеннәр өчен KazanForum да чыгыш ясарга булдык, шулай ук яңа партнерлар эзлибез. Бәлки, кемдер үзе турында белдерергә тели, ниндидер уникаль һәм кызыклы нәрсә белән шөгыльләнә.