«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына 11 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында әйтте.
Ул форумның икенче ел федераль статуста узуын искәртте. «Бу, әлбәттә, катнашучылар саны һәм статусында чагыла. 2 майга булган мәгълүматлар буенча, 11 меңгә якын катнашучы теркәлде. Бу әле чик түгел. 6 майга кадәр теркәлергә мөмкин. Гадәттәгечә...