Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге булдырган Дәрдемәнд премиясе лауреаты Әнвәр Хәертдинов, педагог Зифа Гәрәева һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Төркиягә сәфәр кылганнар. Дәрдемәнд исемендәге премия лауреатларына Истанбулның Мәрмәрә университеты белән танышу өчен сертификат бирелде, дип язган идек.
«Казаннан килгән делегацияне Мәрмәрә университеты галимәсе Ләйсән Шаһин каршы алды, уку йорты белән таныштырды, экскурсия ясады. Биредә техник, гуманитар фәннәр, медицина юнәлешендә белгечләр әзерләнә.