Аксубай районы Алексеевка авылыннан тыл хезмәтчәне, күп балалы ананы район җитәкчесе 95 яшьлек юбилее белән котлады. Пелагея Ивановна Владимированың якыннары – кызлары, киленнәре, оныклары район башлыгы Камил Гыйльмановны капка төбендә борынгы чуваш гадәтләре буенча каршы алды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Матур милли киемнәрдә һәм баш киемнәрендә алар традиция буенча кунакка ерак гасырлардан килгән иң кадерле җырны башкарды.
«Пелагея Ивановнаның хөрмәтле кеше булуы бөтен яктан сизелә»...