Алдан тавыш бирүгә кандидатурамны куеп карадым. Парламент һәрдаим көчле составы белән бөтен позицияләрне, иң беренче чиратта, республика мәнфәгатьләре һәм илебез иминлеге өчен юнәлдереп эшләделәр. Чын мәгънәсендә үзебезнең яхшы гына юнәлешләр бар. Республиканың алда булуы чыннан да парламентның да шундый дөрес һәм матур форматта эшләвеннән, үзебезнең мәнфәгатьләрне дөрес итеп күрсәтә алу һәм аларны яклаудан тора.
Хәзерге эшчәнлек милләтара, динара татулыкны саклау юнәлешендә. Ассамблеянең төп эше дә шуннан гыйбарәт.