«Алтын каләм» Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә быел ике яңа номинация өстәлгән. Номинацияләрдә җиңүчеләр 1 миллион сумга ия булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте.
«Быел югары уку йортлары һәм техникумнарыбызның медиаүзәкләре эшчәнлегенә ярдәм итәргә булдык. Шуңа күрә өстәмә рәвештә «Югары уку йортлары арасында иң яхшы медиаүзәк», «Урта уку йортлары арасында иң яхшы медиаүзәк» номинацияләрен игълан иттек.