Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе дүрт төбәгенең – Татарстан, Башкортостан, Саха (Якутия) Республикасы һәм Чечня Фәннәр академиясе җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әңгәмәдә катнашучылар фәнни-техник һәм инновацион өлкәләрдә төбәк фәннәр академияләре арасында хезмәттәшлекне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар. «Безгә төбәкләр Фәннәр академияләре дәрәҗәсендә элемтәдә булу бик ошый...