Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Туган телем – Тукай теле» кичәсендә» дигән язмасы чыкты.
28 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, «Туган телем – Тукай теле» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Аны татар мәдәният үзәге каршында оешкан «Туган телем» түгәрәге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев оештырды һәм үзе алып барды. Кунаклар өчен шәһәрнең 13 китапханәсе хезмәткәре, филология фәннәре...