Бүген РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның вафат булуына ике ел тулды. Аның гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре һәм тугрылыклы җанатарлары җырчының Мәскәүдәге Волков мөселман зиратындагы каберенә чәчәкләр салдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.
Чарада Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, «Барс Медиа» компанияләр төркеме директорлар советы җитәкчесе Камил Гәрәев...